"Түгәрәк өстәл" янында

2013 елның 5 октябре, шимбә
Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советында Мордва республикасының Атяшево районы делегациясе белән(аны район башлыгы Михаил Сурков җитәкли) эшлекле очрашу булып узды.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Олег Сквордяков,ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте башкарма органнары hәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы Фаил Сәлахов hәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Мордва hәм Татарстан республикаларында җирле үзидарәнең үсеш тәҗрибәсе, ике республиканың муниципаль хакимият органнарының хезмәттәшлеге юнәлешләре турында сүз барды.
Исегезгә төшерәбез,кичә Атяшево муниципаллары безнең Апас районында кунак булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International