Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.08 2013 ел,№1418-р санлы карарына туры китереп,2013 елның ноябрь аеның өченче декадасында Казанда коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларның икенче Республика форумы үтәчәк.
Бу чараның макаты--коммерциячел булмган социаль юнлешле оешмаларның Татарстан Республикасында социаль әhәмиятле мәсьәләләрне чишүдә дәүләт партнеры рәвешендә үсүенә ярдәм итү.
Форумның Пленар өлешендә коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмалар,федераль hәм республика органнары вәкилләре чыгыш ясаячак.Алга таба форум эше 5 секциядә дәвам итәчәк.
1нче секциядә:”Коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмларның хакимият hәм җирле үзидарә оешмалары белән үзара бәйләнеше республиканың социаль-экономик үсеш факторы»дигән темага сүз алып барылачак.
2 нче секциядә:”Ведомстволы hәм муниципаль иҗтимагый советлар:ресурслар hәм мөмкинлекләр” тикшереләчәк.
3 нче секциядә:”Гражданлык оешмалары институтларының милләтара hәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләүдә өлешләре”турында.
4 нче секциядә:”Коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларның актуаль мәсьәләләре:казанышлар hәм проблемалар”темасы.
5 нче секциядә:”Гражданлык оешмалары инстутларының мәгълүмати оешмаларны формалаштырудагы роле”каралачак.
Форумдагы бөтен мәгълүмат(алдан корылган программаны да кертеп),чаралар планы.анда катнашу өчен анкета,үтенеч-заявка hәм Министрлар Кабинеты карары ТР иҗтимагый палатасы сайтында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез,шундый форум беренче тапкыр 2011 елның 18 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанда узган иде.