Конкурска 43 муниципаль районнан 208 үтенеч-заявка сайлап алынды.
Конкурска каташучыларны берничә күрсәткеч уңаеннан бәяләделәр:авыл җирендә халык санының табигый үсеше,җирлектә яшәгән бер кешенең салым hәм салымсыз доходлары буенча,кече hәм урта кәсәбәчелек субъектлары саны hәм башкалар буенча.
Конкурста катнашучылардан 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды.Аларга 1-әр миллион бюджет акчасы биреләчәк.Ул акчаларны материаль-техник базаны ныгыту,төзекләндерү hәм социаль инфраструктураның үсешенә hәм Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендәге башка социаль әhәмиятле мәсьәләләрен чишүгә сарыф итәргә мөмкин.Әгәр акча максатка юнәлтелгән рәвештә тотылмаса,авыл җирлеге белән килешү өзелә hәм казна малы кире кайтарырга кирәк була.
Муниципаль районга грантлар район составына кергән авыл җирлекләренең халык санына бәйләнешле рәвештә билгеләнде:2 грант—авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләрнең саны 22 меңгә хәтле булган очракта(мәсәлән,Әгерҗе hәм Азнакай районнары),3 грант—авыл җирлекләрендә халык саны 22 меңнән артып киткәндә(Биектау hәм Чүпрәле районнары).