Дәүләт хезмәткәрләре укый

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә, 23 октябрьдә Югары Ослан районындагы “Казан” тау чаңгы спорт комплексында “Татарстан республикасы муниципаль район башлыкларының идарәи компетенцияләрен hәм hөнәри күнкмәләрен үстерү” мәгариф программасы буенча дәресләр башланып китте.
Укучыларда беренче лекцияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиуов сөйләде.Бу чараларда ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

Белем күтәрү эшен РТ Президенты Аппараты, Идел буе(Казан) университетының дәүләт  hәм муниципаль идарәсе Югары мәктәбе үз өсләренә алганнар. Программаның беренче модуле”Нәтиҗәле лидер буларак муниципаль берәмлек башлыгының hөнәри,шәхес сыйфатлары” дип билгеләнгән.Шушы программа буенча дәреестә катнашучылар интеллектуаль уеннар,психология буенча берничә тренинг,муниципаль идарәдә нәтиҗәле лидерлык күнекмәләре,сөйләү-аралашу сәнгате,имиджны формалаштыру,матбугат,җәмәгатьчелек белән үзара мөнәсәбәтләр кору чараларын да өйренәчәкләр.
Беренче группаның укуы 26 октябрьгә хәтле, икенче группа булдыклы лидерлыкка өйрәнүне 30 октябрьдән 2 ноябрьгә хәтле дәвам итәчәк. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International