Яңа законга карата фикер

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
2013 елның 22 отябрендә чыккан ФЗ—284 санлы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары,җирле үзидарә органнарының  hәм аларның вазифаи затларының (субъекларының) милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үзгәрешләр кертү турында”гы законның алга таба ярдәмче норматив-хокукый актлар белән тулыландырылачак. Бу фикерне “Казан” телерадиокампаниясе хәбәрчеләренә шул законга карата аңлатма биргәндә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров әйтте. Комментарий белән якыннанрак БИРЕДӘ танышырга була. 
Закон җаваплылыкны федераль үзәктән җитди рәвештә регионнарга тапшыруны аныклый.
Исегезгә төшерәбез, документка  узган атнада Россия Федерациясе Президенты Путин кул куйды hәм ул  федераль hәм региональ хакимиятларның тигез хокуклыгын тәэмин итүне аныклый. Мәсәлән, кешеләрнең хокук hәм ирекләрен бозу аркасында милләтара hәм динара каршылыклар кузгалса,җирле администрация башлыгы эшеннән азат ителергә мөмкин.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International