Җиңүнең 70 еллыгына 558 көн

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча комитетның икенче утырышы уздырылды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, Бөек Ватан сугышы ветераннары hәм башкалар катнашты. Киңәшмә видеоконференция режимында  барлык муниципаль районнар катнашында барды hәм ТР хөкүмәте порталына трансляцияләнде.
“Безнең бурычыбыз матур бәйрәм оештыруда гына түгел,ә ветераннарыбыз проблемаларына якыннан килү,көн саен моңа игътибар юнәлтү”,-- дип басым ясады  республика башлыгы үзенең чыгышында.
Минсәгыйть Шакировның хәбәр итүенчә,республиканың hәр районында алдагы тантананы уздыру буенча чаралар планы төзелде, оештыру комитетларының киңәйтелгән  утырышларын уздырып, хәл ителмәгән мәсьәләләр ачыкланды.
Башкарыла торган эшләр уңаеннан киңәшмәдә республиканың район башлыклары, ветераннар оешмалары, мәгариф учрежденияләре вәкилләре дә җавап тоттылар. Казандагы Җиңү паркы үсеше уңаеннан hәм аны реконструкцияләү зарурлыгы турында Казан шәhәр башлыгы Илсур Метшин сөйләде.
Исегезгә төшерәбез,бүгенге көндә республикада 96 мең 707 бөек Ватан сугышы ветераны яши, алардан 6208 кеше сугышта катнашучылар hәм сугыш инвалидлары.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына зерлек буенча комитетның икенче утырышыннан видеорепортаж биредә урнаштырылган.                                                                                                                                                                                                                                                                                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International