Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов 9 айда Россиядә углеводород чималы җитештерүнең артканын һәм 390 млн.тоннадан артык тәшкил иткәнен хәбәр итте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Татарстан нефтьчеләренең дә уңай күрсәткечләре бар: өч кварталда республикада 24,56 млн. тонна нефть суыртылды. Шуның 19,52 млн.тоннасы “Татнефть» өлешенә туры килә. 5,42 млн. тоннасы—кече нефть компанияләре тапкан чимал.
“Эшләвен әйбәт эшлибез,әмма керемнәр кими”, - дип искәртте Президент. Шул ук вакытта нефть сәнагате бюджетны тулыландыруның күренекле өлешен били, Идел буе округында дәүләт казнасын тулыландыру лидеры булырга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән,ел башыннан алып кече нефть компанияләре төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 49 млрд. сум салым түләделәр.