2013 елның 9 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән казнасына 142,9 млрд. сум акча кергән. Шуның 117,4 млрд. сумын салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр тәшкил итә. Түләүсез керемнәр өлешенә 25,5 млрд. сум тия. Бу саннар бүген ТР Хөкүмәт йортында республика финанс, казначылык, салым органнарының видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә яңгырады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.