Суздальда съезд

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
8 ноябрьдә Владимир өлкәсенең Суздаль шәhәрендә муниципаль берәмлекләрнең Бөтенроссия съезды булып узды. Әлеге форум эшендә,башка делегатлар белән бер рәттән,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Мәгълүм булганча,съезд «Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принцииплары»дигән закон кабул ителүгә 10 ел,Россия тарафыннан “Җирле үзидарәнең Европа хартиясен” ратификацияләүгә 15 ел hәм Россия Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу кебек күренекле вакыйгаларны билгеләп үтүне дә күздә тотып үткәрелде.
Россия хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак түбәндәге фикерләрне җиткерде:"Муниципаль хакимият—ул хакимиятнең иң мөhим дәрәҗәсе,бөтен дөньяда аңа зур ихтыяҗ.Европа илләренең теләсә кайсын алыгыз,аңарда  муниципаль сайлауларда иң күп сандагы халык катнаша.Моның сере шунда ки,җирле хакимиятнең эшчәнлеге белән бар да кызыксына.Шунлыктан бездә дә муниципаль хакимиятнең кешеләр ихтыяҗына җавап бирә торган халәтен тудырырга тиешбез.Хакимият hәм акча проблемасы hәрвакыт булды,була hәм алда да булачак.Бүген биредә яңгыраган мөрәҗәгать-мәсьәләләр буенча алдагы көннәрдә карарлар  кабул ителәчәк,ә алар законнар кабул итәргә мөмкинлек тудырачаклар hәм болар муниципаль хакимият дәрәҗәсендә алда торган бурычларны чишәргә ярдәм итәчәкләр”,дип йомгаклады вице-премьер Дмитрий Козак.
Съезд йомгаклары уңаеннан резолюция кабул ителеп,шул нигездә тәкъдимнәр,тәҗрибә материалларын Россия Президенты Владимир Путинга юллап,тиешле министрлыкларга hәм ведомстволарга бурычлар йөкләүне тәэмин итәргә килешенде.
Соңрак форумда катнашучылар Владимир Путинның үзе белән очраштылар.Муниципаль берәмлекләрнең финанс-икътисад нигезләрен ныгыту,җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен оптимизацияләү,гражданнарның җирле үзидарәдә нәтиҗәле катнашуын күтәрү мәсьәләләре каралды.Президент белән очрашуның тулы стенограммасы белән биредә танышыргга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International