Башлыклар укый

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин hәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров муниципаль районнар башлыклары укуының икенче модуле программасын ачуда катнаштылар.Программа темасы:”Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарә итү компетенцияләрен hәм hөнәри күнекмәләрен үстерү”
Икенче модуль муниципаль берәмлекләр башлыкларының hөнәри  hәм шәхси осталык сыйфатларын үстерүгә багышланган.
Исегезгә төшерәбез,республика районнары башлыкларын укытуны әйдәүчеләр:ТР Президенты Аппараты hәм Казан(Идел буе) университетының дәүләт hәм муниципаль идарәсе Югары мәктәбе.
Програманы үтүчеләргә сәяси партияләр,җәмәгать оешмалары белән аралашу буенча тренинглар, экстремизмга каршы көрәшү,сайлау кампанияләре стратегиясен өйрәнү каралган.Шул ук вакытта лекция-дискусссияләр дә узачак.Муниципаль берәмлекләр башлыклары алдында министрлык,ведомство башлыклары,университетның иң яхшы укытучылары, танылган экспертлар чыгыш ясаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International