Халыклар дуслыгы йорты

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыруда җирле үзидарә органнары аерым урын алып тора.Бу хакта Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов үзенең Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы халыклар ассамблеясы Советы hәм ТР да милләтара hәм дини кофессияләр ара мәсьәләләр буенча ведомство ара эш төркеменең уртак утырышында әйтте.
Яшел Үзәндә уздырылган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,министрлыклар,ведостволар җитәкчеләре,муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары,уку йортлары вәкилләре катнашты.
Шушындый ук күчмә утырышлар Алабуга,Әлмәт,Тәтеш.Түбән Камада үтте. Бу чараларның төп максаты—республикада дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыруда уңай үрнәк hәм тәҗрибә белән таныштыру.
Көн тәртибенә 7 мәсьәлә куелды,ул мәсьәләләр оешманың эшен стрктуралаштыру юнәлешендә үткәреп,аңа системалы төсмер бирүне дә үз эченә ала.
Чит ил гражданнары тарафыннан республикада ясалган наркоҗинаятьләрне фаш итү hәм аны тыю,Татарстанда  максатчан программа буенча террор hәм экстремизм күренешләре буенча профилактик эшләр,республикада миграция хәле hәм башкалар каралды.
Утырыш Татарстан халыклары ассамблеясы активистларын мактау  грамоталары белән бүләкләү белән тәмамланды,дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International