Чиксез кайгырабыз

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
ТР муниципаль берәмлекләр Советы коллективы һәм республиканың бөтен муниципаль җәмәгатьчелеге 2013 елның 17 ноябрендә халыкара “Казан” аэропортында булган фаҗига уңаеннан чиксез кайгыралар hәм “Боинг-737” самолетында hәлак булганнарның ата-аналарының,туганнарының,якыннарының тирән кайгысын уртаклашар.Сезнең белән бергә без дә зур югалтуларыгыз кайгысын кичерәбез,сезгә чын йөрәктән теләктәшлегебезне белдерәбез. Иңнәрегез янәшәсенә басып,әче югалтулар бәласен кичерә алсагыз иде, дигән теләктә калабыз.  
ТР муниципаль берәмлекләр  Советының бүгенге аппарат киңәшмәсе Казандагы авиация фаҗигасе корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International