Замана шәhәре

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
2013 елның 10-11 декабрендә Мәскәүдә “РАМЭК” ябык акционерлык җәмгыяте hәм Intel Корпорациясе "ПОТОК" Инженер-Гамәлгә Кую Үзәге ярдәмендә “Электрон шәhәр”дигән темага конференция уздыра.
“Электрон шәhәр”нең мәгънәсе болай аңлатыла:бердәм муниципаль автоматлаштырылган мәгълүмати инженерлык структурасы,көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итүче,шәhәр төзү эшчәнлеген  hәм җир мөнәсәбәтләрен җәелдерүче система”.
Бу чараларга катнашу өчен муниципаль районнарның hәм шәhәр округларының башлыклары,торак-коммуналь хуҗалыгы,җир мөнәсәбәтләре,информатизация буенча башлыкларның урынбасарлары hәм ресурс-тәэминәт предприятиеләренең(җылылык,су,су алу урыннарын билгеләү, электр hәм газ белән тәэмин итү буенча)баш инженерлары чакырыла.
Ике көнлек программа буенча биредә катнашучылар “Электронлы шәhәр”төшенчәсен төпләп күз алдына китерерлек мәгълүмат алачаклар.Барлык инженерлык коммуникацияләр,җир мөнәсәбәтләре,юл төзү хуҗалыгы уңаеннан бердәм идарә итү инструменты төшенчәсенә ия булачаклар.”Әгәр менә болай  итсәк,нәрсәгә ирешербез?”дигән сорауга җавап эзләү сәләтенә өйрәнәчәкләр.
“Электронлы шәhәрнең икътисади нәтиҗәлелегенә ирешүгә аерым игътибар биреләчәк.
Түбән Новгород өлкәсе,Выкса шәhәре администрациясе башлыгы И.А.Раев тормышка ашырылган проект—җылылык,су,электр белән тәэмин итү,җир мөнәсәбәтләрен көйләү,юл төзелеше эшләре hәм башкаларны эченә алган CityComTM бердәм системасы турында сөйләячәк.
Конференциядә катнашу бушлай. Алдан регистрация үтү мәҗбүри.
Регистрация уңаеннан заявка тутырып,2013 елның 29 ноябренә кадәр түбәндәге адреска юлларга: danilova.nv@ramec.ru, яки  +7(495) 221-17-18 номерлы факска, яки http://www.ramec.ru/conf_10_2013 адресы буенча онлайн-регистрация үтәргә.
Барлык сораулар буенча конференциянең оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Данилова Наталия Викторовна: Тел. (812) 740-38-38 (өстәмә 5628); 8 (921) 341-22-71; Факс (812) 327-83-18
Савельева Наталья Петровна: Тел. (499) 151-06-54; 8 (916) 811-64-37; Факс (495) 221-17-18
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International