Съезд мәгънәсе

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Кичә Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының 8 съезды узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков,Россия Федерациясе Советы әгъзаләре hәм Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары,ТР Хөкүмәт әгъзаләре,ТР Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре,ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Съездда делегат булып Татарстанның барлык 956 муниципаль берәмлекләр вәкилләре (муниципаль районнардан,шәhәр hәм авыл җирлекләреннән,шәhәр округларыннан) килгәннәр иде.Шулай ук форумда муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары,башкарма комитетлары җитәкчеләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының еллык эш йомгаклары турында доклад белән Татарстан Ресубликасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады.
Докладта хәбәр ителгәнчә,узган елгы съезд йомгаклары буенча кабул ителгән берләштерелгән План чараларының 55 пунктының (ә бу чаралар беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган иде) 53-е тулысынча, яисә өлешчә үтәлгән.
Алга таба М.Шакиров республикада муниципаль җәмәгатчелек  үсеше проблемаларына игътибарны юнәлтте.Аерым алганда,халыкны җирле үзидаргә тарту мәсьәләсен күтәрде.Вәкиллекле органнарда халык белән активрак очрашуга чакырды.
“Сайлаучылар үз муниципалитетларының финанс хәлен белергә,аның эшен реаль хәлдән чыгып бәяләргә тиешәр, - дип ассызыклады республика муниципаль берәмлекләр башлыгы.—Җирлек бюджетын халыкның киң катнашы белән, олы залларда, клубларда расларга кирәк”. Сайлаучылар катнашкан урында депутатлар да кеше мәнфәгатен активрак яклаячаклар, мәсьәләләрне үткенрәк итеп куячаклар.”
Муниципаль  хакимиятнең бюджет белән тәэмин ителеше турында сүз алып барып, Татарстан Ресубликасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе муниципалитетларның доходлары агымдагы чараларны гына капларга гына җитүе турында сүз алып барды,әле болары да республика бюджеты субвенцияләре, дотациясе бәрабәренә хәл ителә.Шул ук вакытта,спикер сүзенә караганда,муниципалитетлар салым, салымнан тыш керем чыганакларын тиешенчә файдаланып бетермиләр.
“Кызганычка каршы, җир арендасы hәм мөлкәт уңаеннан  түләнми калган недоимкаларның шактый өлеш тотканын искәртегә мәҗбүрбез, - диде М.Шакиров.—Мәсәлән, 2013 елның 1 декабренә муниципалитетлар җир арендасы өчен 204 миллион сум акча алмый калдылар.Муниципаль мөлкәт өчен 384 миллион сум акча кермәгән. Бу күренеш озакка сузылган авыруга әйләнеп бара”.
Совет Рәисе җирле үзидарә органнары белән күзәтчелек органнары арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә дә кагылмыйча булдыра алмады.Аның фикеренчә,тикшерүләр конструктив, муниципалитетларга куелган таләпләр законлы,нигезле hәм аларның мөмкинлекләренә туры килешле булырга тиеш. Бер үк вакытта М.Шакиров гидротехник корылмаларны тоту,поселок ара юллар  төзү,кече бизнесны күтәрү мәсьәләләренә дә тукталды.
Җирле үзидарәнең аерым проблемаларына съездда чыгыш ясаган башка муни- ципаль органнар җитәкчеләре,вәкилләре дә игътибар итте.
Съезд эшен йомгаклап,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелегенең муниципаллар эшчәнлеге белән hәрдаим кызыксынуларына басым ясады.
“Без бөтенебез уртак эш белән шөгыльләнәбез, ә сез халыкка иң якын торган кешеләр бит, - дип мөрәҗәгать  итте Президент съездда катнашучыларга.—Хакимият вертикале безнең халыкка хезмәт итәргә тиеш.Татарстанда без көчебезне бергә туплап,бу мәсьәләне чишәргә омтылабыз.”
Съезд ахырында Татарстан Президенты муниципаллар җәмәгатчелегенә дәүләт бүләкләре тапшырды. Шул ук вакытта съезд кысаларында Президент муниципаль берәмлекләргә 100 Шевроле Нива автомашиналарының ачкычларын да бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International