Кем кайсы урында?

2013 елның 27 декабре, җомга
Муниципаль районнарда hәм шәhәр округларында социаль-икътисади үсеш рейтингында 2013 елның гыйнвар-ноябрь айларында Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын),Тукай (3  урын) районнары алга чыктылар. Аутсайдерлар исемлегендә Чистай,Тәтеш,Спас районнары.
Рейтингта урын биләүне аерата үзгәрткән районнар: Нурлат (+4 позиция), Минзәлә hәм Апас (+3 позиция). Бу мәгълүматлар аерым күрсәткечләрне яхшырту нәтиҗәсендә хасыйл булды: авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме үсте,теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимеде.
Әтнәнең рейтинг хәле кимеде (-7 позиция), Теләчедә хәл шулай ук минуста (-4 по зиция). Бу эшсезлекнең үсүе, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы кимү белән аңлатыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International