Йомгак ясау

2013 елның 27 декабре, җомга
“Муниципаль Россия” журналының декабрь саны дөнья күрде. Чыгарылышта - Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы Президенты Степан Киричукның Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы әгъзаларына мөрәҗәгате басылган. 
Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгыннан җавап хаты урнаштырылган(Россия Эчке эшләр министрлыгының терриорияләрдәге подразделениеләрен кыскарту турында).
Рострудның хезмәт кенәгәләрендә муниципаль берәмлекләр башлыгы булып торуны раслаган язма турындагы аңлатмасы бирелә.
Региональ муниципаль берәмлекләрдә дәүләт hәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү hәм гражданнарны теркәү исәбе алып бару турында йомгаклау сүзе әйтелә.
“Дәүләт hәм җирле үзидарә” бүлегендә парламент тыңлауларыннан репортаж урнаштырылган.Аңарда коммуналь түләүләрне хәл итмәү очраклары турында да сүз алып барыла.
“Ачык муниципалитет:эшкә заманча килү юллары,проблемалар hәм перспективалар”турында да фикерләр әйтелгән.
Шушы ук рубрикада җирле бюджетларның хәле сурәтләнә.Бу мәгълүматларны журналга Россия финанс министрлыгы биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International