Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртып

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
“Охрана труда. Практикум” фәнни-практик журналы 2008 елның апреленнән үзенең материалларында предприятиеләрдәге алдынгы тәҗрибә турында сөйләп, хезмәт шартларын яхшыртырга, хезмәткәрләрнең производствода тормышын hәм сәламәтлеген саклап калырга өйрәтә.
Журналның  hәр яңа саны Россия Федерациясенең бер субъектына ,яисә икътисади эшчәнлекнең бер төренә багышлана.
Мәсәлән,журнал илнең 65 субъекты турында сөйли алды, болар җиде федераль округны үз зченә ала. Басманың 4 нче саны тулаем Татарстан Республикасына багышлана. Ул 2014 елның апрелендә дөнья күрәчәк.
Сездән хезмәт куркынычсызлыгы, кешеләрнең сәламәтлеген саклау өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләр, уку үзәкләре, белгечләр турында материаллар тупларга ярдәм итүегезне үтенүбез. Материалларны smo.rt@tatar.ru электрон адресы белән 2014 елның 12 гыйнварыннан калмый җибәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International