Хезмәттәшлек күперләре

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Җирле үзидарә модельләре төрлечә булырга мөмкин,әмма аларның төп максаты—халыкның томыш дәрәҗәсен hәм сыйфатын күтәрергә юнәлтелсә ,монсы иң кирәклесе,дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров—ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе. Ул мондый фикерләрне төрки дөнья муниципалитетлар Союзы вәкилләре белән очрашканда әйтте.
Делегацияне Истанбул шәhәренең Әйюп  муниципаль районы мэры, төрки дөнья муниципалитетлары Союзы президенты урынбасары Исмәгыйль Кавунджу җитәкләп килгән иде.
Делегация составында Истанбул шәhәре провинциясенең Генеральный ассамблеясы Рәисе,төрки дөнья муниципалитетлары Союзы президенты  урынбасары Хусаметдин Кочак,шушы Союзның генераль секретаре Мостафа Башкорт, Союзның җаваплы хезмәткәрләре бар иде.
Минсәгыйть Шакиров кунакларны Россия hәм Татарстанда җирле үзидарә үсешенең тарихы,муниципаль берәмлекләр Советы структурасы hәм эшчәнлеге белән дә таныштырды.Совет җитәкчесе Татарстанда тормышка ашырыла торган социаль-икътисади программаларга аерым тукталды.
Исмәгыйль Кавунджу үз чиратында үзләрен якты йөз белән кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдереп,Төркиянең Коджаэли шәhәре мэрыннан,төрки дөнья муницпалитетлары Союзы президенты Ибраим Караосманоглыннан сәламнәр тапшырды.
“Татарстан безнең өчен дус hәм туган республика булып кала бирә.Моннан кала, сезнең республика төрек инвестицияләре өчен стратегик регион булып исәпләнә”, - дип күрсәтте төрек делегациясе башлыгы.
Төрки дөнья муниципалитетлары Союзы турында сөйләгәндә ул оешманың ун еллык юбилеен билгеләп үткәнен искәртте.Бүген әлеге Союз 26 илдән 1073 муниципалитетны берләштерә.Алар арсында Россия(Татарстан,Дагстан,Башкортстан)Әзербайҗан,Босния hәм Герцеговина,Ирак,Казахстан,Кыргызстан,Косово,Төньяк Кипр,Венгрия,Македония,Монголия,Пакистан,ЛиванТөркия,Палестина h.б.
Исмәгыйль Кавунджу әйтүенчә,төрки дөнья муниципалитетлары Союзы тарихи hәм мәдәни мирасны саклау буенча зур тәҗрибәгә ия,шулай ук төрки телле өлкәләрдә hәм илләрдә шәhәр идарәсе мәсьәләләрендә пролемаларны чишүдә дә әйбәт тәҗрибә туплаганнар.
“Без уртак булган проектларны тормышка ашырганда булган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзербез. Безгә сезнең республикада муниципаль җәмәгатьчелек белән нәтиҗәле хезмәтәшлек табарга,Татарстандагы hәм төрки дөньядагы туганлашкан шәhәрләрдә эшне җанландырырга кирәк,” - дип сүзен тәмамлады Төркия делегациясе башлыгы.
Исегезгә төшерәбез,төрки дөнья мунципалитетлары Союзы Төркия президенты Неждет Сезер hәм Министрлар Советы карарына нигезләнеп,2003 елның 12 ноябрендә үзенең эшен башлап җибәрә. Төрки дөнья муниципалитетлар Союзы дуслык. туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда,икътисади,технлогия өлкәләрендә уңышларга ирешүдә даими ярдәмләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International