Тәҗрибә өйрәнсәң...

2014 елның 1 феврале, шимбә
Кичә,31 гыйнварда,Лениногорск шәhәрендә Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында шәhәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы эшендәге тәҗрибәсен тикшерү-өйрәнү уздырылды.
Әлеге утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Мисәгыйть Шакиров,ТР төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин,муниципадь районнар башлыклары hәм башкалар катнашты.Утырышны Мөхәммәтшин алып барды.
Пленар утырышка кадәр депутатлар hәм кунаклар торак йортларның котельныйларында,ресурсларны саклау урыннарында,технология белән тәэмин ителгән,исәп алуның тиешле приборлары булдырылган ремонт узелларында,”Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзелеш мәгълүмат ресурслары үзәге” ачык акционерлык җәмгыяте белән дә таныштылар.Бу җәмгыять моннан дүрт ел элек өйләрдәге приборларны күзәтүнең махсус системасын булдырган иде.Шушы система 495 йорттагы хәлне күзәтүдә тотарга мөмкинлек бирә.
ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы,шушы үзәкнең директоры Исхак Садриевның әйтүенчә,әлеге система йортлардагы приборланы Интернет аша күзәтеп тору белән бергә,байтак бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә дә мөмкинлек бирә.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә,бүген Дәүләт Советына гражданнардан торак-коммуналь хуҗалыгындагы җитешсезлекләр турында шактый күп шикаятьләр алына.Тарифларның артык югары булуына да зарланалар.
Республикада Россия Торак Кодексының аерым пунктларын положениеләрен үтәүдә уңай тәҗрибә бар,әмма бу сферада төгәл система юк.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Лениногорск районында булган тәҗрибә турында   муниципаль район башлыгы Рәгат Хөсәенов сөйләде.Ул шәhәрнең су белән тәэмин итү системасын яңартырга кирәклегенә басым ясады.
Торак-коммуналь хуьалыгы алдында торган төп проблемалар турында республика төзелш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.
Бу өлкәдә ачыклылыкка hәм нәтиҗәлелеккә ирешү өчен барлык рычаглар—дәүләт,идарә итүче компанияләр,идарә итү органнары—барысы бергә көйле hәм бердәм эшләргә брурычлылар.Әhәмиятлесе шунда,идарә иүче компанияне лицензияләү карарын тормышка ашырырга кирәк, дип өстәде министр
Президиумның күчмә утырышында ТР Дәүләт Торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов,Иьтимагый палатаныж экология hәм гражданнар тормышы инфраструктурасы Комиссисе рәисе,”Проминдустрия” ОООсы диркторы Николай Атласов hәм башкалар чыгыш ясады,дип хәбәр итә Дәүләт Советыныңҗәмәгатьчелек hәм масса күләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International