Балалар бакчалары арта

2014 елның 1 феврале, шимбә
2014 ел программасын—балалар бакчаларын төзү hәм реконструкцияләүне хәзер үк башлап җибәрергә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы бурычны бу эш өчен җаваплы министрлыкларга hәм ведомстволарга традицион шимбә киңәшмәсендә(ә ул видеоконференция режимында барды) җиткерде. Киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Исегезгә төшерәбез,республикада балалар бакчалары төзүнең өч еллык программасы тормышка ашырыла. 2016 елга 45 районда 30 мең урынлык балалар бакчалары сафка бастырылачак. ТР төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә,2014 елның 31 гыйнварына 33 объектта эш алып барыла.Шуларныж 8-ендә төзү эшләре алып барыла,ә 8-ендә кпиталь ремонт дәвам итә,17 объектта өстәмә группалар ачу исәбе белән ремонт эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International