Татарстан белән кызыксыну арта

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Соңгы өч елда Татарстанга килүче туристлар агымы уртача 14,8 процентка күтәрелеп килде. 2013 елның 9 аенда туристлар агымы 1 миллион 248 мең кеше тәшкил итте.Бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 19,7 процентка артыграк дигән сүз.Якынча мәгълүмматка карагаанда,2013 елда(бер-ике көнгә килгән кунакларны да исәпләгәндә) килүчеләр 2 миллион 150 мең кешегә җитте.
Әлеге мәгълүматлар узган шимбәдә ТР яшьләр эшләре,спорт hәм туризм министрлыгында уздырылган коллегиядә аталды.
Бу коллегиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Шунда ук ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та булды.
Казанда уздырылган җәйге Универсиада да турстлар агымын көчәйтте.Кунаклар саны 150 мең кеше дән артып китте.
Австриянең “Кель энд Партнер” атамалы консалтинг компаниясе тарафыннан “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда туризм hәм куначылыкны үстерү программасы”ның бер өлешендә hәм “2014-2020 елларда физкульура,спорт,туризм hәм яшьләр сәясәте нәтиҗәлелеген күтәрү”буенча ведомство дәүләт программасында 2020 елга туристлар агымын 3,36 миллион кешегә күтәрү бурычы куелды.
Кунакчылык өлкәсендә шөгыльләнүчеләрне 40 мең кешегә җиткерергә дигән бурыч йөкләнә.
2014 елда программаның бер өлешен финанслау 97 миллион сум күләмендә каралган.Алгарак 170 тән алып 200 миллион сум күләмендә акча тотылачак.7 ел эчендә программаны финанслау 1,176 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Татарстанның hәм Казанның кешеләрне тартып торуы кунакчылыкның үсүе.бигрәк тә аның Универсиада алдыннан күтәрелеп китүе белән дә аңлатыла,дип фикер йөртте Рөстәм Миңнеханов.
“Без төзегән объектлар келтерәп эшләп торырга тиешләр,кунакханәләрдән башка туризм үсә алмый,бу өлкәне әйбәт хәлдә тотарга кирәк”,дип өстәде Президент.
Республика башлыгы әйтүенчә,алга таба туризм буенча агенлык төзү күздә тотыла,ул агентлык кешеләрне безгә тарту көчен куәтләп торырга тиеш.
“Татарстан Россия өчен,чит ил кунаклары өчен үзенә тартып торган туристик республикага әверелер.Моның өчен туризмны тагын да көчәйтергә кирәк”, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International