Халык җыеннары бара

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Кичә ,3 февральдә,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Чистай районына эш взиты белән барып,Каргалы авыл җирлеге җыенында катнашты. Бу чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков,Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов,Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Әхмәт Ситдыйков катнашты.
Чистай муниципаль районының 2013 елда социаль-икътисадый йомгаклары hәм 2014 елдагы төп бурычлары белән җыендагы кешеләрне Илдус Әхмәтҗанов таныштырды.Җыен алдында Каргалы авыл җирлеге башлыгы Фәүзия Садыйкова,Каргалы гимназиясе директоры Гөлия Дәүләтшина чыгыш ясадылар.Шул ук вакытта биредә полициянең участок уполномоченные да сүз алды.
Ахырдан Илдус Әхмәтҗанов авыл учреждениеләре алдынгыларына Совет hәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.                                                                             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International