Нәтиҗәлелекне бәяләү

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Быелның 1 февраленнән 1 мартына кадәр җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эш нәтиҗәлелегенә,шулай ук җирле оешмаларның муниципаль районнар hәм шәhәр округлары эше нәтиҗәлелегенә дә бәя бирү мөмкинлеге туа. Иҗтимагый фикерне өйрәнү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 ел,29 гыйнвар Указы нигезендә ТР ның икътисад министрлыгы сайтында алып барылачак.
Хөкүмәтнең “Рәсми Татарстан” сайтында, шәhәр округлары hәм муниципаль районнар сайтларында да мәгълүмат урнаштырылачак.
Сорашу-белешүләр,кем әйтмешли,өч төп “китка”таяну рәвешендә барачак. Беренчедән,халыктан транспорт хезмәте күрсәтүгә риза-бәхил булуын сораштыру рәвешендә мөрәҗәгать булачак. Икенчедән,халык автомобиль юллары сыйфатын ничек бәяли? Өченчедән,аерым сораулар торак-коммуналь хуҗалыгы эшен,җылылык бирү,су белән тәэмин итү,электр белән, газ белән тәэмин итү ничегрәк тора?
Болардан кала,тикшеренүчеләргә үзләренең кайбер мәгълүматларын әйтү күздә тотыла(җенесе,яше,белеме,милләте,социаль хәле,материаль хәле,доход дәрәҗәсе күрсәтелүе шарт).
Тикшеренүләр нәтиҗәләре 1 апрельгә хәтле билгеле булачак.Аларны карау ТР Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге экспертлар төркеменә кушыла. Ахырдан,нәтиҗәләр 2014 елның 1 маена кадәр  республика икътисад министрлыгы сайтында басылалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International