Нурлат шәhәрендә яңа башлык

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Кичә,4 февральә,Нурлат шәhәренең чираттан тыш утызынчы сессиясендә башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.Ачык тавыш бирү ысулы белән депутатлар Нәгыйм Сафиуллин кандидатурасын якладылар.Бу уңайдан карар да кабул ителде.
Нәгыйм Сафиуллиннан башка Илнур Бәхтияров та шәhәр башкарма комитеты җитәкчесенә сайлаауга исемен куйган иде.Аүырдан ул бу вазыйфага үзенең конкурентын сайларга тәкъдим итте.
Ул Нәгыйм Сафиуллинның төрле урыннарда хезмәт итүен,зур тәҗрибә туплавын hәм hөнәри яктан,эшлеклелеге белән җитәкче эшенә өлгереп җитүен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International