Урынлы шелтә

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә,3 февральдә,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР сәнәгать министрлыгының hәм ТР икътисад  hәм сәүдә министрлыгының бергәләп уздырган коллегияләрендә муниципаль районнарда инфраструктуралы сәнәгать мәйданнарын тизрәк ясап,бизнесны үзләренә тартырга hәм яңа эш урыннары ясарга чакырды.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары,Федерация Советы әгъзалары,министрлыклар,ведомстволар вәкилләре катнашты.
Индустриаль мәйданчыклар hәр муниципаль районда булдырылыр дип планлаштырыла.Хәзергә бары 10 мәйданчык кына өлгертелгән. Иң зурларыннан “Иннополис” шәhәрчеге исәпләнә, Кама индустриаль паркы,”Мастер”,”Химград” технополисы,”Чистай” индустраль паркы. Соңгысы,Президент фикеренчә,өметләрне аклап бетерми.
“Хәзергә резидентлар азрак,чөнки эш өчен җавап бирүчеләр әлегә тел чарлап кына йөриләр.Югыйсә без анда бикүп акча керттек”, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә,соңгы вакытта инвесторларны тартуда Теләче,Лаеш,районнары,Чаллы шәhәре актив эшли.Әгерҗе,Әлки,Әтнә,Югары Ослан,Мөслим,Питрәч,Балык бистәсе hәм ютазы районнарында эш киресенчә тора.
"Әйдәгез,андый мәйданнарны ясыйк. Сезнең “Сельхозтехника» деполары,сельхозхимия складлары,башка объектлар буш тора.Энергия,газ бирүче куәтләр җитәрлек. Мөмкинлекләрне эзләргә кирәк.Һәр район бу эш белән шөгыльләнергә тиеш,” дип юл күрсәтте Президент.
2013 елда республикада региональ тулай продукт 1 трлн.520 миллиард тәшкил итте. Тулай продукциянең өчтән ике өлешен 4 муниципаль берәмлектә җитештерәләр. Бу—Казан—31,9 процент, Әлмәт—15 процент,Чаллы—10 процент hәм Түбән Кама—9 процент.
Татарстанда сәнәгатьтә,төзелештә,сәүдәдә үсү темпларыкимеде.Нәтиҗәдә тулай проукция үсеше 2013 елда 2 процентка калды (2012 елда ул 5,5 процент иде). Сәнәгать производствосы 2013 елда элекке 107 проценттан 101,2 процентка калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International