Эшлекле сәфәр

2014 елның 7 феврале, җомга
Бүген Теләче һәм Югары Ослан районнарында ел йомгаклау утырышлары узды. Аларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе  Минсәгыйть Шакиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
2013 ел бу ике  муниципаль район өчен дә шактый уңай килгән. Әйтик,Югары Ослан районы 45 муниципаль район арасында 18-е урынга чыккан. Районның сәнәгать предприятиеләре 2 миллиард сумлык продукция төяп озатканнар. Шул ук чор эчендә 767 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Мәсәлән, 13600 тонна сөт савылган. Бу 2012 елгыдан бер мең тоннага кимрәк. Әмма район башлыгы Марат Зыятдинов аңлатканча, продукция кимү кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кыскару белән аңлатыла. Аның каравы бер сыердан савып алынган уртача сөт күләме 4300 килограммга җиткән. Районда 1800 тонна ит җитештерелгән, 21 мең квадрат метр яңа торак төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International