Үсеш премиясе

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
«Үсеш hәм тышкы экономика банкы(Внешэкономбанк)" дәүләт корпорациясе "Үсеш премиясе” конкурсына заявкалар кабул итүне 2014 елның 14 февраленә хәтле озайтырга карар итте.
“2014 елның үсеш премиясе” конкурсында Россия икътисадының төрле өлкәләрендә инвестицион проектларын тормышка ашыручы hәм “Үсеш премиясе” дигән премияне алырга заявка биргән түбәндәге номинацияләрдә премиягә исәп тота  алалар:
“Иң яхшы инфраструктура проекты”:
“Сәнәгать  өлкәләрендә иң яхшы проект:
“Территорияләрне комплекслы үстерүнең иң яхшы проекты;
“Кече hәм урта кәсәбәчелек субъектының иң яхшы проеты.
Заявкалар бирү шартлары үзгәрмәде.Төгәл мәгълүматларны “Үсеш премиясе” сайтыннан укып белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ”Үсеш премиясе”—ул 2012 елда Внешэкономбанк тарафыннан игълан ителгән ,Россиядә җәлеп итәрлек инвестиция шартлары тудыру, инвестицияләр эшчәнлеген җәелдерү максатыннан чыгып билгеләнгән конкурс. Конкурсның стратегик максаты: икътисадны комплекслы яңарту, Россиянең социаль-икътисади үсешен тотрыклы итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International