Курслар көтә

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте hәм “Внешэкономбанк” каршындагы Финанс университетының “Дәүләти-хосусый партнерлык” база кафедрасы эшчәнлеге кысаларында 2014 елның 24 мартыннан 12 апрельгә хәтле “Россия Федерациясе регионнарында дәүләти-хосусый партнерлык идарәсе проекты” буенча квалификация күтәрү курслары эшләячәк.Укытуның максаты:дәүләти-хосусый партнерлык (ГЧП) проектларының формалашуы hәм тормышка ашырылуы өлкәләрендә конкрет мәсьәләләрдә актуаль үзгәрешләрне өйрәнү.
Курс программасы ике этапны эченә ала.
2014 елның 24 мартыннан 6 апреленә кадәр укытуның дистанцияле өлеше.Бу өлештә курстагыларга(тыңлаучыларга) гЧП теоретик нигезләрен мөстәкыйль өйрәнергә кирәк булачак(лекцияләр,презентацияләр).
Курсларга килеп уку өлешендә практик бурычларны чишү,конкрет мисалларны инвестиция практикасыннан алып карау,эшлекле уеннар,мастер-класслар оештыруны Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты территорясендә 2014 елның 7 апреленнән 12 апрельгә кадәр—72 академик сәгатьтә үтәргә кирәк булачак.
Мондый укыту(курслар)Россия Федерациясенең федераль hәм региональ башкарма хакимияте җирле үзидарә органнары,дәүләт hәм муниципаль предприятиелщрне,үсешнең федераль hәм региональ институтларын кү
здә тотып эшләнә.
Укыту бәясе—28000 сум .Бәя Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты  тарафыннан билгеләнә.
Укулар тәмамлангач,тестларын  уңышды үткән hәм дәресләргә төгәл йөргән очракта,курс тәмамлаучыларга квалификация кътщръе турында сертифкат hәм таныклык биреләчәк.
Игътибар: заявкалар(анкета+тиешле хат) 2014 елның 17 мартына хәтле кабул ителә - катнашу өчен заявка бирергә.
Квалификация күтәрү курсларына бару мәсьәләләре буенча контакттагы кеше:Зайцева Анна Юрьевна,тел.+7(495) 228-57-31,электрон адрес:education@veb.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International