Эштән аерылмыйча укырга да мөмкин

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
“Икътисад югары мәктәбе” Милли тикшеренү универстетының дәүләт hәм муниципаль идарәсе Институты дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен  күтәрүдә шундый программалар белән укуны оештыра:“Дәүләт органнарында ачык мәгълүматлар белән эшләүне оештыру”hәм “Дәүләт органнарында эшчәнлекнең ачыклыгын тәэмин итү мәсьәләләре”. Бу укулар Россия хезмәт министрлыгының квлификафикацияне күтәрү турындагы тәкъдимен үтәү йөзеннән башкарыла(Росия хезмәт министрлыгының 2013 ел,31 июль хаты). Укыту көндезге(очно),читтән торып(заочно) дәресләр алуны күздә тота.
Дәресләр күчмә семинарлар,мастер-класслар ысулы белән,дистанцияле укыту рәвешендә дә оештырылырга мөмкин.
Читтән торып уку(дистанциядән белем бирү технлогияләрен дә файдаланып—36 академик сәгать күләмендә каралган.
Читтән торып уку формасын кулланганда белем күтәрү программасының бер кешегә исәпләнгәне—12 мең сумга төшә.
Көндезге уку hәм читтән торып уку программасын дәүләт хезмәтеннән аерылмыйча(белем бирүнең дистанцияле формаларын файдаланып),Мәскәүдә 2 көнлек семинарны да кертеп, укыту бәясе –18 мең сум билгеләнә.
Укуны тәмамлау уңаеннан аттестация уздырып,квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүматларны (495) 625-42-10 телефоны аша белешергә мөмкин. Е-mail: eevtropova@hse.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International