Электрсыз дөм сукыр

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген иртән көчле җил Яңа Чишмә,Тәтеш,Лаеш,Мамадыш,Югары Ослан,Питрәч,Чирмешән,Саба,Чистай hәм Балтач районнарында электр энергиясен сафтан чыгарды. Бу хакта “Татар-информ”агентлыгы хәбәр итә.
Республиканың 36 торак пунктында 137 трансформатор станциясе эштән тукталып торды.16 мәктәп hәм балалар бакчасы,бер котельный дөм караңгыда утырды.
Көндезге сәгать 2 гә Тәтеш,Яңа Чишмә,Чистай,Саба районнарында электр энергиясен яңадан тоташтырдылар.Кичке сәгать 7 ләр тирәсенә барлык юнәлешләрдә яктылыкны илтеп җиткерергә ышандыралар.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International