Журнал битләрендә

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Шушы көннөрдә мәгълүмати-аналитик,иҗтимагый –сәяси “Татарстанда җирле үзидарә” (“Местное самоуправление в Татарстане”) журналының быелгы беренче саны чыкты. Әлеге санда республикада мәгариф системасының бүгенгесе,киләчәге турында укый аласыз.
Татарстанда төрки дөнья мунципалитетлары Союзы делегациясе визиты турында да хәбәр бар. Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә хөкүмәттән алган 1-әр миллион сумлык грантларны нинди максатларда тоталар - шул турыда да сөйләнә. Журналда Балык Бистәсе районында  үзсалым тәҗрибәсе белән танышырга мөмкин.Чүпрәледә икътисади эш юнәлешләре хакында да сүз алып барыла.
СССР да атом-төш коралын,ракеталар сынауларын төшергән  кинодокументалист Мәхмүт Рәфыйков хакында очерк бирелә.
Журналның яңа саны белән тулыра биредә танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International