Остабикә кем булыр?

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте hәм ТР мөселман хатын-кызлары Берлеге хатын- кызларыбыз арасында республика күләмендә “Остабикә” конкурсы уздыралар  дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
Конкурста катнашучы хатын-кызлар үзләре турында сөйләп бирергә,туган якларының тарихын белергә,гаиләдә бөтен-күркәм яшәүнең серләре белән уртаклашырга,ислам нигезләрен белергә тиешләр.
“Остабикә” конкурсы республиканың барлык районнарында hәм шәhәрләрендә үтәчәк. Беренчеләрдән булып конкурсның район этабы кичә Яшел Үзән районында булып үтте. Конкурсның финал өлеше апрель урталарында Казанда узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International