Катгый карарлар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы уздырылды.Утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Премьер-министры Илдар Халиков,министрлыклар hәм ведомстволар җитәчеләре,муниципаль берәмлекләр башлыклары катнаштылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Коррупциягә каршы көрәш Советы муниципаль район башлыкларына муниципаль хезмәткәрләрннең коррупциягә каршы көрәшү,муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләрен үтәүләрен анализларга тәкъдим итте.
Болардан тыш,бозуларга юл куюлары hәм башкару дисциплинасының түбәнлеге өчен Совет Югары Ослан,Спас районы башкарма комитеты җитәкчеләрен,шулай ук Чаллы шәhәр округы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-архитектура,шәhәр төзелеше hәм торак үсеше идарәсе башлыгын эшеннән алырга тәкъдим итте. Балтач,Зәй,Кайбыч,Азнакай,Әлмәт hәм Балык Бистәсе район башкарма комитетлары җитәкчеләренә шелтә белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International