Чистарынырга вакыт җитте

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
1 апрельдән 31  майга хәтле шәhәрләрне,авыл,поселокларны чүп-чардан арындыру ике айлыгы хөкем сөрәәчәк.
Алабуга шәhәрендә генә дә чәршәмбе,шимбә көннәрендә 130 дан артык оешма,предприятие юып-себереп,агартып-чистартып,көйләп-матурлап чыгарга алыначаклар.Башта,әлбәттә,шакшыланган карны-бозны урам-мәйданнардан олактырырга кирәк.Якындагы чәршәмбе көне 2 апрельгә туры килә.
Узган елгы ике айлык санитария-экологик мәшәкать арасында табигатьне законнарының 10 мең тапкыр бозылуы ачылды, 6 мең админстратив протоколлар төзелде.Табигатьне җәберләүчеләргә 18 миллионсумлык штраф салынды.Республикада ярамаган урыннарда 1595 чүплек оясы ясаганнар булып чыкты.Шуларның 1419-ы юкка чыгарылды,тәртипкә салынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International