Мәдәни мозаика

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Елена hәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды РФ мәдәният министрлыгы яклавы белән кече шәhәрләр hәм авыллар проектларының Бөтенроссия конкурсын “Мәдәни мозаика”исеме белән алып барачак.
Конкурсның гомуми грант фонды 50 миллион сум тәшкил итәчәк.Грантлар 150 000 нән алып,700 000 сумга кадәр.
Конкурста коммерция   белән шөгыльләнми торган оешмалар, шул исәптән дәүләт hәм муниципаль учреждениеләр катнаша ала.Алар РФ законнары  нигезендә теркәлгән hәм РФ территориясендә эшчәнлекләрен алып бара торган оешмалар булырга тиеш.
Аларның мәдәният hәм мәгариф өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш(мәктәпләр,өстәмә белем бирү учреждениеләре,концерт оешмалары,музейлар,күргәзмә заллары,китапханәләр,мәдәният сарайлары,клублар hәм башкалар була ала).
Номинацияләр:
”Тормыш тирәлеге” - бу проекттлар дизайн чаралары бүгенге сәнгать,кече архитектура формапары белән күз алдына килерлек hәм иҗтимагый тирәлекне гәүдәләндерә торган билге буларак кабул ителә.
“Традицияләр hәм үсеш” - традицион иҗат hәм hөнәри төрләрне сурәтләүче проектлар.
“Культпоход» - культуралы ялның яңа формаларын гәүдәләндерә hәм заманча мәгълүмати hәм коммуникация технологияләрен эченә алган проект.
Заявкалар 2014 елның 16 апреленә хәтле кабул ителә.    




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International