Спорт бәйрәме талисманнары

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр Казанда үтәчәк су спорты буенча Дөнья чемпионатының үз талисманнары булдырылды,алар-кар барслары “Итил” hәм “Алсу”.
Бу талисманнар яшьлек,спорт,тизлек,су тирщлеге hәм ил традицияләрен гәүдәләндерергә тиешләр дигән фикер алга сөрелде.
Рәсемнәр авторы буларак Анастасия Цыгина алга чыкты.Аның рәсемнәрен бер кадәрле төгәлләп,үзенә чемпионатның барлык ярышларын карарга хокeк бирә торган “ДЧ-2015» сертификатын тапшырдылар.
Талисманнарны исемнәрен сайлаганда дирекция хезмәткәрләренең hәм волонтерларның фикерләрендә искә алдылар.
Мәгълүм булганча,Итил-Иделнең борынгы яңгыраштагы исеме.Ә Алсу бездә киң таралган кыз-кыркын исеме.Аны гадәттә “ал су” мәгънәсе белән дә бәйләп әйтәләр.Ягъни мондый исем су спортынада ягымлы ишарә була дип таптылар.
Исегезгә төшерәбез,су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты Татарстан башкаласы Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр дәвам итәчәк. “Water of life”  дигән сүзләрне тәрҗемә кылсаң,”Тере су”,”Тормыш суы” дигәнрәк мәгънә килеп чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International