Нигездән түбәгә кадәр

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Быелның 28 мартына Татарстанда 620,9 мең квадрат метр торак сафка бастырылган,бу еллык эш күләменең 25,9 процентын тәшкил итә. Шул исәптән,соңгы ике атнада 77,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән.
Әлеге саннар шимбә көнне Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган республика киңәшмәсендә яңгырады.Киңәшмә традицион  рәвештә видеокоференция режимында барлык муниципаль районнар катнашында уздырылды.Төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә,2014 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 11 йорт салачак.Шул исәптән,”Алабуга”аерым икътисади зона хезмәткәрләре өчен 64 фатирлы йорт җиткерәчәк hәм 11,4 мең квадрат метр күләмендә коттедж поселогы өлгертәчәк.2014 елда 309 ятим баланы да йортлы-күзле итү планлаштырыла.
Полициянең участок уполномоченныйлары өчен хезмәт торагы төзү программасы кысаларында(ТР да 2011-2014 елларда хокук бозулага каршы профилактиканың комплекслы программасы нигезендә) 40 административ-торак комплексын 19 муниципаль берәмлектә җиткерү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә төзелеш әлегә бары Әлмәт муниципаль районында гына башланмаган.Калган муниципаль районнарда төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла.Муниципаль берәмлекләр акчасы исәбенә 15 районда төзелеш алып барыла,дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International