Пенсиягә өстәмә

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
2014 елның 1 апреленнән хөкүмәт карары белән пенсияләр 1,7 процентка индексацияләнә.Бу үсеш илдәге 37,8 миллион пенсионерга кагыла. Моңардан тыш,социаль пенсияләрнең күләме 17,1 процентка арта,бу кадәресе 2,9 миллион кешегә кагыла.
Нәтиҗәдә хезмәт пенсияләре күләме Россиядә 1 апрельдән 11,6 мең сумга,ә социаль пенсияләрнеке якынча 7,5 мең сумга җитә.
Бер үк вакытта гражданнарның аерым категорияләренә(ветераннарга,инвалидларга,радияциягә дучар булган гражданнарга,Советлар Союзы Геройларына,Социалистик Хезмәт Геройларына) пенсия 5 процентка индексацияләнә.
Пенсияләрне индексацияләгәндә айлыклап материаль яктан өстәмә тәэмин ителә торган дәүләт пенсияләре hәм башка социаль түләүләр арта.Аларның суммасы социаль пенсияләр күләменә туры китереп эшләнә.
Инвалид балаларга бирелә торган социаль пенсияләрнең күләме 11,2 мең сумга җитә. Сугыш имгәнүе алган гражданнарның  hәм ике пенсия ала торган Бөек Ватан сугышында катнашкан пенсионерларның пенсияләр күләме  27 мең сум hәм 28,2 мең сумга җитә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International