Яңа басманың яңа баскычлары

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
“Татарстанда җирле үзидарә” журналына 2014 елның икенче яртысына язылу кампаниясе башланды. Ул 28 июньгә хәтле дәвам итәчәк.
Җирле үзидарәне хөрмәт итәргә өйрәнгән авыл җирлекләре,муниципаль шөгыльләр белән  турыдан-туры эш итүче хезмәткәрләр hәм муниципалларның булдыклы активистлары Татарстанда үзидарә үсешен якларлар,республикада махсус чыгарылган бердән-бер басмага теләп язылырлар дип өметләнәбез. Бу журнал  hәр җирлектә,китапханәдә,мәдәни учакларда, муниципаль предприятие,оешмаларда да теләп алыныр дигән фикер  әйтәбез. 
“Татарстан почтасы”ның урындагы бүлекчәләре “Татарстанда җирле үзидарә” журналын таратуга дәррәү алынырлар дигән ышаныч та бар.
Безнең журналның гомуми тиражы кыска арада 2700 данәгә җитте.Басманың яшәү арасы күп булмаса да,ул республикадагы муниципаль җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итә алды.Муниципаллар тормышының төрле якларын тәфсилләп язып,үз укучысын тапты.
Узган ел дәвамында басмада республика җитәкчелегенең берничә чыгышы дөнья күрде.Министрлыклар,ведомстволар тормышына 15 ләп чыгыш багышланды.Муниципаль берәмлек башлыкларыннан ике дистәләп кеше җирле үзидарәнең теге,яисә бу проблемаларын үтемле итеп яктырта алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International