Авылга инвестицияләр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
РФ Хөкүмәте “2014-2017 елларда hәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотырыклы үстерү” буенча максатчан программа буенча федераль бюджеттан финанслауда катнашу буенча регионнар исемлегенә кертеп,2014 елга безгә 417 миллион сум ача бирергә билгеләнде.
Искә алган исемлектә Татарстан башкаларга караганда күләмлерәк финанс өлеше ала. Башкортостанга,мәсәлән,359 миллион сум бүленгән,Ростов өлкәсенә-297 миллион,Мордва республикасына 297 миллион сум каралган. Шушы күләмнәрдән кечерәк сумма алганнар да бар.
Искә алган программаны тормышка ашыруда өч төп пункт бар:авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максат итеп куела.Авыл җирләрендә социаль hәм инженерлык инфраструктураларын комплекслы төзекләндерү,авылда яшәүчеләрнең яхшы тәкъдимнәренә,инициативаларына ярдәм итү өчен гратлар бирү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International