Бәхәсле төзәтмәләр

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Җирле үзидарә законнары камилләштерүне сорый.ТР Дәүләт Советында түгәрәк өстәлдә катнашучылар шундый фикергә килделәр.
“РФ да җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы «Федераль законнарга үзгәрешләр керү турында” Федераль закон проектын тикшерүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР юстиция министры Лариса Глухова,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР иҗтимагый палатасы Рәисе Анатолий Фомин,Казан мзры урынбассары Людмила Андреева,шулай ук Казан шәhәр Думасы депутатлары,республика муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
Хәрәкәттәге № 131-ФЗ законына үзгәрешләрне өч юнәлештә кертергә кирәк.
Беренче үзгәрештә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәдәге моделен эре шәhәр округларында куллану күздә тотыла.Икенчесе-муниципаль районнарның вәкиллекле органнарын бердән-бер ысул белән оештыруны кертү,өченчесе-авыл җирлекләрендә җирле идарәнең вәкаләтләрен киметү.
Мисәгыйть Шакиров фикеренчә,тәкъдим ителгән инновацияләрнең күпчелеге Татарстанда инде кулланнуга кергән.ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе фикеренчә,авыл җирлекләре вәкаләтләрен  киметүне,әйтик,аңлап та булыр иде.Әмма шәhәр эчендә район советлары оештыру максатка ярашлы түгел,чөнки бу шәhәр округларының инде җайга салынган административ-хуҗалык итү схемасын бозар иде.
Болар турында ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек hәм масса күләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International