Дискуссияләр мәйданы

2014 елның 4 апреле, җомга
4-5 апрель көннәрендә Волгоградта Россиянең авыл җирлекләре депутатлары Съезды узачак.Ул форумда авыл хуҗалыгы өлкәсеннән 2000 вәкил катнашачак.Биредә закон чыгару җыены депутатлары,авыл җирлекләре башлыклары hәм депутатлары,авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр вәкилләре,проектлар җитәчкеләре булачак.Мондый форум Россиядә беренче тапкыр булачак.
Съездның беренче көнендә ,ягъни 4 апрельдә авылда яшәгән бөтен кешеләрне борчыган проблемалар hәм тәкъдимнәр,аларны чишү юллары турында сөйләшү булачак.Алты мәйданчыкта съездга  килгән 1200 кеше авылның социаль hәм җитештерү көчләренең үсешен уртага куеп сөйләшәчәк.
5 апрельдә “Единая Россия” партиясенең Югары hәм Генеральный советларының берләштерелгән утырышлары булачак.Аларда дискуссия мәйданнарында сөйләшү йомгаклары ясалачак hәм резолюия кабул ителәчәк.Доклад белән “Единая Россия”партиясе Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясыячак.Татарстаннан утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International