Беренчел мәгълумат

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Татарстанда ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмәләр авыл җирлекләре башлыклары эшенә багышлана.Шундый зона киңәшмәсе Әлмәт политехника техникумы базасында Азнакай,Әлмәт,Баулы,Бөгелмә,Лениногорск,Чирмешән,Ютазы районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен уздырылды.Әлеге чараларда ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов,Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов,ТР министрлыклары hәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Зона семинар-киңәшмәләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре  белән турыдан-туры элемтә,үзара багланышлар урнаштыру өчен бик кулай.Шушы семинарларда авыл җирлеге башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларга турыдан-туры җавап ала алалар.
Киләсе семинар иртәгә Аксубайда булачак.Андый киңәшмә-семинарлар Түбән Камада,Менделеевскида hәм Кама Тамагында билгеләнгән.
Семинарларны 18 апрельдә Казанда төгәлләргә җыеналар.
Бу очрашуларда 1116 кеше,шул исәптән 996 делегат катнашуы көтелә.Шуларның 990-ы авыл җирлеге башлыклары,43-е район башлыклары урынбасарлары hәм муниципаль районнарның Аппарат башлыклары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International