Хезмәт туе бәйрәменә урак калмады

2014 елның 11 апреле, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехапов Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйды.
Указ текстында җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен искә алып,Сабантуй бәйрәмнәрен :
* Авылларда,район үзәкләрендә(шул исәптән республика дәрәҗәсендәге 
шәhәрләрдә)  2014 елның 7-8 июнедә  үткәрү каралган.
* Яр Чаллыда Сабантуй  2014 елның 12 июненә билгеләнгән.
* Казанда сука бәйрәме 2014 елның  21 июнендә үтәчәк.
Татарстан Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бәйрәмне күрсәтелгән срокларда үткәрүне оештыру буручы йөкләнелгән.
Президент Указында җирле үзидарә органнарына,предприятиеләргә,оешмаларга Сабантуйны үткәрүдә актив катнашырга hәм аны күрсәтелгән срокларда үткәрергә ярдәм итәргә кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International