Законны камилләштерү өчен

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Бүген,14 апрельдә,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров “Россия Федерациясендә җирле үзидарә системасын оештыруны камилләштерү мәсьәләләре” дигән темага парламент тыңлауларында РФ Дәүләт Думасы эшендә катнашачак.
Утырыш 11.00 сәгатьтә башлана.Парламент тыңлауларыннан турыдан-туры тапшыруны биредә карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез,РФ Дәүләт Думасы депутатлары карамагында шәhәр эчендәге муниципалитетлар хакында закон проекты тикшерүдә.Шул закон нигезендә урыннардагы хакимият халык белән тыгызрак элемтәдә булачак.
Әлеге проектны депутатлар беренче укуда алдагы утырышта,ягъни 15 апрельдә карыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International