Алдынгыларга – чәчәк бәйләме, бүләкләр...

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында татаналы шартларда “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива», “Җирле  үзидарә темасын масса күләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча республика конкурсы”дигән темаларга республика конкурсларына йомгак ясалды.Быел өч конкурска 14 номинациядә 147 заявка кергән.
Исегезгә төшерәбез,Бу конкурслар ТР муниципаль берәмлекләр Советы әкарары белән,ТР Президенты яклавы нигезендә 2006 елдан бирле үткәрелеп килә.
Конкурсларны оештыручылардан РФ дәүләт учреждениеләре hәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзларының Татарстан республика оешмасын да атарга кирәк.Конкурсларның җирле үзидарә органнарында эш сыйфатын күтәрү максат итеп куелганлыгын да искәртәбез.
Конкурсларны йомгаклау чараларында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Мисәгыйть Шакиров,Бөтенроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессының башкаручы директоры Виктор Панкратщенко,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Олег Сквордяков,муниципаль җәмәгатьчелек hәм масса күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Минсәгыйть Шакиров кереш сүз белән мөрәҗәгать итеп,муниципаль берәмлекләрдә республика конкурслары үткәрү урыннардагы муниципаль хакимиятне чын-чынлап эш йөртә белүче hәм үзенә төшкән бурычларны үтәргә сәләтле булырга өйрәтә.ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисенең фикеренчә,муниципалларның нәтиҗәле эшләве күп очракта аларның квалификациясеннә  hәм әхлак сыйфатларыннан торганын асссызыкларга  кирәк.
Республикада кадрлар белән эшләүнең төпләнгән эш системасы безнең өлкәдә дә hөнәриләр корпусын оештырырга мөмкинлек бирә.
2010 елдан бүгенге көнгәчә 11 мең дәүләт,     ,гражданлык,муниципаль,федераль хезмәткәрләрне укытып чыгара алдык.Шуларның дүрт меңе 2013 елда укытылган.
Бүгенге көннәрдә республикада авыл җирлекләре башлыкларын укытуның  зона семенар-киңәшмәләре бара.Аларда җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре тикшерелә.
Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарәне рефомалаштыруның катлааулы сорауларын үз җилкәләренә алып,бүген муниципаль тармакта уңышлы эшләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Бүген Татарстанда 955 муниципаль берәмлектә 6 мең хезмәкәр бар.14 меңнән артык кеше муниципаль органнарда хезмәт итә,дип искәртеп үтте М.Шакиров.
Бүгенге көндә муниципаль хакимият алдына җирле идарәне җил күптөрле бурычлар куела.Болар-җирле үзидарәне ныгыту,аның финанс бөтенлеген с hәм ресурс мөмкинлекләрен киңәйтү.
Муниципаль эшкә әзерлекле идарәчеләр hәм белгечләр килүенә шартлар тудырырга,мунипципаль программаларда,проектларда гражданнарның киң катнашуын яклау да бик зарур.Нәкъ менә урыннарда гражданнарның көндәлек тормышын билгеләүче мәсьәләр чишелә ала да инде.
Республикада җирле үзидарә органнарының эшен бәяләгәндә муниципалларның дәүләт хакмияте,халык белән хезмәттәшлегендә икътисад,социаль hәм  мәдәният  өлкәләрендә нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкинлек ачыла да инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International