Кичә,17 апрельдә,”Татарстан яңа гасыр” телеканалында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашында “Туры элемтә” программасы алып барылды.Тапшыруда Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков та бар иде.
Туры элемтә кысаларында “Башкарма хакимият белән җирле үзидарә органнарының 2014 елда берләштерелгән планы”н тормышка ашырудагы төп бурычлары турында сүз алып барыды.Ул план Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган иде.