Президент кабул итте

2014 елның 18 апреле, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы  hәм аның Ревизия комиссиясе әгъзаләре белән очрашты. Бу чара Җирле үзидарә көне (21 апрель) белән бәйләнгән иде.Очрашу Хөкүмәт йортының сөйләшүләр залында узды,дип хәбәр итә ТР Президенты мәгълүмат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов бәяләгәнчә,җирле үзидарә хакимияте – куәтле көч,безгә ышанычлы терәк,җирле үзидарәнең роле hәм әhәмияте бәяләп бетергесез.
“Сез безнең таянычыбыз, нигезебез булдыгыз hәм шулай булып каласыз да,сезнең җәмгыятьтәге ролегезне,сез чишкән җитди мәсьәләләрне аңларга hәм бәяли белергә кирәк,дип мөрәҗәгать итте Президент очрашуда катнашучыларга hәм аларга, урыннарда башкарган хезмәтләре өчен, үзенең рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе,үз чиратында,берничә проблеманы да атады.Аерым алганда,аның берсе территориаль иҗтимагый советлар темасы(ТИС), икенчесе – халык тарафыннан сайланган депутатларның территорияләр идарәсендә йомшак катнашулары.
Минсәгыйть Шакиров муниципаль берәмлекләр Советына законнар тәкъдим итү хокукы белән файдалану мөмкинлеге бирү турында да фикер җиткерде.Президент бу мәсьәләне ТР Дәүләт Советы тикшерүенә куярга тәкъдим ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International