Кешеләргә иң якын хакимият

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүген,21 апрельдә,илнең барлык муниципалитетлары белән берлектә безнең җирле үзидарә җәмәгатьчелеге дә үзенең hөнәри бәйрәмен –Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә.
Бүгенге көндә  цивилизацияле дәүләтне тулы канлы hәм эшлекле үзидарә системасыннан – кешеләргә иң якын булган хакимияттән башка күз алдына китереп булмый.Бу системаның  нәтиҗәлерәк булуына кешеләрнең     конституция хокуклары,кешенең hәм гражданинның ирекләре тормышка ашырылуы,шулай ук кешеләрнең тормышында көндәлек туып торган мәсьәләләрнең чишелеше  дә бәйләнгән.
Җирле үзидарә органнарың эшенә бәя биргәндә, дәүләт органнары белән муниципаллаларның  якыннан хезмәттәшлеге барәбәренә,халык белән тыгыз элемтә нәтиҗәсендә муниципалитетлар икътисади,социаль hәм мәдәният өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешәләр.Муниципаль берәмлекләрдә яңа күперләр,юллар,балалар бакчалары,мәктәпләр,мәдәният сарайлары,шифаханәләр hәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә,территорияләрнең экономик hәм инвестицион потенциалы ныгый.
Шул ук вакытта урыннарда чишелмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек.
Аерым алганда,гражданнарның  hәм алар сайлаган депутатларның территорияләрне идарә итүдә йомшак катнашуы,муниципадь кадрларның квалификациясе җитмәү,җирле бюджетларның финанс белән тиешенчә тәэмин ителмәве.
Әмма бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.Моның өчен берәмлекләр башлыклары,депутатлар,территорияләрнең иҗтимагый советлары бердәм эшкә алынса,теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга була.
Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы,шәхсән үз исемемнән республикның муниципаль җәмәгатьчелегенә Татарстанның күркәм үсеше хакына намуслы,фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәм! Сезгә нык сәламәтлек,бетмәс-төкәнмәс көч-куәт,hөнәри эшегездә уңышлар,республика хакына яңа казанышлар телим.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе
Минсәгыйть Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International