Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Татарстан радиосының «Яңа көн” тапшыруында туры эфирда чыгыш ясады.
Ул Татарстан җирле үзидарәсенең бүгенге көндә ни рәвешле үсешен сурәтләп бирде,республика күләмендә муниципаль берәмлекләр юлында очраган проблемаларны атады,”Россия Федерациясендә җирле үзидарә үсеше турында”гы 131-ФЗ номерлы Федераль законга өстәмәләр кертүгә карата эксперт бәясен ачыклады,радиотыңлаучылар сорауларына җаваплар да бирде.